Давыдованы яклау пикеты
Ваш браузер не поддерживает HTML5
Яблоко фиркасе активистлары бүген Мәскәүдә ФСБ бинасы янында дәүләткә хыянәт кылуда гаепләнеп сак астына алынган җиде бала әнисе Светлана Давыдованы яклап пикет үткәрде. Смоленски өлкәсе Вязьма шәһәрендә яшәүче Давыдова Украина илчелегенә шалтыркан өчен 21 гыйнварда кулга алынды. Шундый ук ялгыз пикет кичә Казанда узган иде.